22 июль 2015 яңалыклары
-
Яхшылардан яхшылар
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесенә йомгак ясады. 2015 ел нәтиҗәләре буенча "Татнефть" дәүләт компаниясе предприятиеләре - җиңүчеләр арасында.
-
Бөгелмә шәһәре матур булсын
Шәһәрдә ишегалларын ремонтлау эше башланып китте. Бу бигрәк тә "Нефтеавтоматика" районында ачык күренә. Биредә спорт мәйданчыгы торгызалар, ишегалларына асфальт җәяләр, җәяүлеләр сукмагын ремонтлыйлар, бордюрларны алыштыралар, балалар мәйданчыгын яңарталар. Озакламый биредә Ишегалды бәйрәмнәре узачак. "Эшне киләчәктә дә дәвам иттерәчәкбез. Бу -- безнең бурычыбыз. Акча бар җиргә дә җитеп бетми, шуңа күрә...
-
“Минем киләчәгем”
"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары, бер тапкыр хокук тәртибе бозган яшүсмерләр арасында әлеге хәлне кабатлауга юл куймау максатыннан, социаль-психологик тренинглар циклына тупланган дәресләр бирүне төгәлләделәр.
-
Котлыйбыз!
Хуш исле ямьле җәй уртасында безнең мөхәрриребез Руслан Сирин улы Җәләевның туган көне. Гадәттәгечә ул бу вакытта - чираттагы ялда. Шулай да, хәзерге заман элемтә чараларыннан файдаланып, без аны туган көне белән ихлас котлыйбыз! Зирәк халкыбызның кыска гына, әмма бик тә күп мәгънә сыйдырган, тормышта иң-иң кирәкле нәрсәләрне үз эченә...
-
Дөнья карашы Казанга төбәлгән
Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты башлануга 2 көн калды. Татарстан башкаласына Кытай, Бразилия, Казакъстан, Япония, Төркмәнстан, Италия, Бөекбритания, Төньяк Корея, Нидерланд, Мексика, Йемен, Россия, Швейцария, Австралия, Франция, Колумбия, Венгрия һәм башка күп кенә илләрдән 460 спортчы килгән. Чемпионатта барлыгы 190 илдән 2 651 спортчы катнашачак. Америка Кушма Штатлары...